Эчтәлек

XIII йөздән мәгълүм атама.

Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң (1552), аның җирләре башында воевода торган Казан, Зөя һәм Чабаксар өязләренә бүленә (кара Воевода идарәсе). Урта Идел төбәгендә өязләр баштарак даругаларга бүленүле хәлдә калдырыла, соңрак волость һәм стан берәмлекләренә бүленә.

1708 елдан өяз — Казан губернасы составындагы административ-территориаль бүленеш берәмлеге.

XX йөз башында Казан губернасында Казан, Зөя, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Царёвококшайск, Цивильск, Чабаксар, Чистай, Ядрин — барлыгы 12 өяз була.

1920 елларда Татарстанда өязләр бетерелә, алар җирлегендә кантоннар төзелә.

Әдәбият

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв.: Управление Казанским краем. К., 1982.

Автор — Д.Г.Мостафина