Тарихы

1680 елдан татар авылы буларак мәгълүм, XVIII йөздә руслар килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Зур Чаксы исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1887 елда ачыла), су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 487 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Тауиле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый труд” колхозы оештырыла. 1950 елда – “Путь Ильича” колхозы (Чаксы авылы), 1963 елда “Россия” колхозы (Тауиле (үзәк утары), Чаксы, Кабык Күпер (1974 елда юкка чыга), Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) составына керә. 1984 елда “Россия” колхозы “Рассвет” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

2002 елда – “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга”, “Маяк” (Васильево, Ишки авыллары) күмәк предприятиеләре җирлегендә “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булдырыла. 2005 елда үзгәртеп оештырыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла. Ул үз чиратында “Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсенә әверелә.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1970 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, соңрак укучылар Чаксы авылы мәктәбенә йөриләр.

Халык саны

1782 елда — 55 ир-ат;
1859 елда — 276,
1897 елда — 545,
1908 елда — 528,
1920 елда — 599,
1926 елда — 599,
1949 елда — 700,
1958 елда — 135,
1970 елда — 98,
1979 елда — 61,
1989 елда — 40,
2002 елда — 47,
2010 елда — 43,
2017 елда — 47 кеше (руслар).