Көнчыгыш фронтның Казан бүлеге Революцион хәрби советының 1918 ел 24 сентябрь карары һәм Казан губерна хәрби комиссариатының 1918 ел 25 сентябрь боерыгы белән оештырыла.

Командиры — Х.З.Габидуллин.

Полк составында 1 нче мөселман коммунистлар батальоны (командиры Т.Гайнуллин, комиссары И.Ш.Галиев), Беренче татар-башкорт укчылары батальоны да була. Өченче батальон мобилизацияләнгән сугышчылардан төзелә. Полк Көнчыгыш фронтка 1065 кешелек 5 рота озата.

Казан губернасы хәрби комиссариатының 1918 елның 14 октябрь боерыгы нигезендә 2 нче пехота полкы итеп 4 нче Петроград дивизиясенә кушыла.

Автор И.Г.Гыйззәтуллин