- РУС
- ТАТ
(Teucrium), иренчәчәклеләр семьялыгыннан үсемлекләр ыругы
Күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр, ярымкуаклар яки куаклар. 300 дән артык төре билгеле, бөтен җир шарында диярлек, башлыча, Урта диңгез буенда таралган. ТР территориясендә бер төре – имән сарымсагы (T. scordium) очрый. Нигездә, Кама аръягында үсә. Тозлы туфракта һәм су баса торган болыннарда очрый.
15-45 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек, сарымсак исле, йөнтәс саплы, шуышма җир асты тамырчалы. Яфраклары озынча-бөтен, каурый сыман канатлы яисә каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре зәңгәр яки куе кызыл. Җимеше – чикләвекчек. Июль-августта чәчәк ата. Июль-сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан, вегетатив органнардан үрчи.
Җир асты өлешендә углевод, эфир мае, алкалоид, флавоноидлар бар.
Халык медицинасында үлән төнәтмәсе аппетитны күтәрү өчен, сару кайнау вакытында файдаланыла.
Мөгезле эре терлек өчен агулы.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Имән сарымсагы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.