Эчтәлек

1899 елның 15 сентябре, Оренбург губерниясе, Верхнеуральск өязе Буриле авылы — 1969 елның 24 октябре , Әлмәт.

Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң (1929), Мәскәү, Ленинград, Әстерхан, Сталинград (хәзерге Волгоград) өлкәсе Камышин шәһәрләренең татар һәм рус театрларында эшли.

1946—1948 елларда Республика күчмә театрында директор һәм сәнгать җитәкчесе. Тәҗрибәле, киң белемле кешенең билгеләнүе коллективның иҗади үсешенә уңай йогынты ясый. Театрда Йосыпов М.Әмирнең «Тормыш җыры», Г.Насрыйның «Күңел дәфтәре», М.Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар», А.Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» («Бедность не порок»), А.Корнейчукның «Украина далаларында» («В степях Украины») һәм башка пьесаларын сәхнәләштерә.

1948 елдан Йосыповны Татар академия театрына баш режиссер итеп күчерәләр. Аның сәхнәсендә 30 дан артык спектакль куя.

Сәнгатьтә реалистик юнәлеш тарафдары буларак, Йосыпов пьесаның, һәр образның төгәл логикасын аңлый, әсәрдәге хәрәкәтләрне үтәли күрә.

Актерлар белән эшләгәндә Йосыпов әсәрне сәхнәгә куючы гына түгел, алар өчен чын педагог та була.

Йосыпов эшләгән чорда театрга А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Ш.Хөсәенов, Ю.Әминев кебек яшь драматурглар җәлеп ителә. Ул үз чорының драма әсәрләренә дә, классик һәм тәрҗемәәсәрләргә дә бик еш мөрәҗәгать итә: «Чын мәхәббәт», «Бишбүләк» (Т.Гыйззәт), «Әбли авылы» (Ф.Хөсни), «Умырзаялар» (Ю.Әминев), «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), «Кыз урлау» (М.Кәрим), «Икенче фронт артында» («За вторым фронтом», В.Собко), «38 нче параллель» («38-я параллель», Тхай-Дэн-Чун), «Жорж Данден» (Мольер), «Ефәк сүзәнә» («Шелковое сюзане», А.Каххар), «Кара йөзләр» (М.Гафури), «Мартын Боруля» (И.Карпенко-Карый), «Ул килде» («Он пришел», Дж.Пристли) һәм башка әсәрләрне сәхнәләштерә.

1963 елда Әлмәт татар драма театрының баш режиссеры иетп билгеләнә. Анда студия оештыра. Студияне тәмамлаган Д.Кузаева, К. Вәлиев, Л. Солтанова, Р. Ихсанов, Ж. Исмәгыйлев соңыннан театрда әйдәп баручы урынны алалар. 

Йосыпов куйган «Габбас Галин» (Ш.Камал, 1963), «Ташкыннар» (Т.Гиззат, 1964), «Ак калфак» (М.Файзи, 1964), «Ай тотылган төндә» (М.Карим, 1966) спектакльләре театрның репертуарын шактый киңәйтәләр.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство. 1941–1956. К., 1997; 

Әлмәт татар дәүләт театры // Татар совет театры. К., 1975.
 

Автор И.И.Илялова