Биография

1842 елның 1 феврале, Түбән Новгород губернасы Рождествено авылы – 1899 елның 3 декабре, Казан.

И.М.Сеченов шәкерте.

Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (1868), шунда ук клиник госпитальнең ординаторы.

1876 елдан Казан университетында профессор, физиология кафедрасы мөдире, 1889 елдан ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Арка миенең муен өлешендәге тою һәм хәрәкәт нервлары эшчәнлеген өйрәнә. Ворошилов билгеләгәнчә, авыртуны тою нервлары арка миенең ян-яктагы баганаларыннан үтә. Төрле әгъзаларда гликоген булуын, йөрәк-мускул җепселләренең беркетелү урынын һәм алымнарын өйрәнә.

Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятен оештыручыларның берсе.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге кенәз Владимир һәм Черногориянең 1 нче дәрәҗә кенәз Даниил орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Исследования о питательных свойствах мяса и гороха. СПб., 1871.

Der Verlauf den motorishen und sensibleh Bahnen durch das Kaninchen. [S.I.], 1874.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Деятели Императорского Казанского университета 1805–1900 г. Казань, 1900.

Лебедев К.В., Волкова И.Н., Зефиров Л.Н. Из истории Казанской физиологической школы. Казань, 1978.

Гамбароглу К., Лятифов Д.Х. Константин Васильевич Ворошилов – видный русский физиолог XIX века (к 125-летию со дня рождения) // Физиологический журн. СССР. 1967. Т. 53, № 12.