Тарихы

Авыл 1728 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм читкә китеп эшләү.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында көрәшә.

XX йөз башында авылда тоткыннар өчен этап йорты урнаша, мәчет (1831 елдан мәгълүм), ир балалар һәм кыз балалар өчен мәктәп, 2 җил тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1516 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Усы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Искра” колхозы оештырыла. 1957 елда “Искра”, “Октябрь” (Иске Айман авылы), “Усы” колхозлары (Усы авылы) Киров исемендәге совхоз составына керә. 1974 – 1993 елларда “Айман” совхозы була (авылда совхоз идарәсе урнаша).

Халкы күбесенчә Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елда сигезьеллык, 1985 елда – урта, 2003 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1986 елда ике катлы бина төзелә).

1970 елларда мәктәптә музей булдырыла (2013 елдан мәктәп этнография музее статусында), экспозиция төбәк тарихына багышлана.

2017 елда язучы һәм галим Ф.С.Зыятдинов музее ачыла.

Авылда клуб (бинасы 2007 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер пункты, мәчет бар (2009 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.З.Әхмәев (1959 елда туган) – ТРның атказанган агрономы;

Т.З.Әхмәев (1952 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы;

Р.Г.Галимов (1950 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе;

Р.Ф.Гафуров (1950 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы;

Ф.С.Зыятдинов (1937 елда туган) – язучы, икътисад фәннәре докторы;

А.К.Кәримов (1917 – 2015) – геология фәннәре докторы;

Ф.М.Миргалимов (1938 елда туган) – ТРның атказанган агрономы;

М.Н.Нургалиев (1930 – 1993) – ТРның атказанган икътисадчысы, Киров исемендәге совхоз поселогындагы урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1795 елда – 50,
1816 елда – 73,
1834 елда – 134,
1870 елда – 471,
1897 елда – 755,
1913 елда – 892,
1920 елда – 880,
1926 елда – 649,
1938 елда – 477,
1949 елда – 253,
1958 елда – 282,
1970 елда – 326,
1979 елда – 298,
1989 елда – 237,
2002 елда – 265,
2010 елда – 258,
2015 елда – 253 кеше (татарлар).