Биографиясе

1865 елның 20 мае, Сембер губернасы, Сембер өязе Буа шәһәре – 1923 елның 10 ноябре, Оренбург шәһәре.

1879 елдан Оренбургта яши. Кибеттә хезмәтче, приказчик вазифаларын башкара, 1884 елдан сәүдәгәр Хөсәеновлар конторасында хисапчы булып эшли.

1890 елларда Мәскәүгә күчә; бухгалтерлар курсын тәмамлап, һөнәре буенча эшли.

1900–1901 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши. Аннан Буага кайта, татар мөселман яшьләре арасында җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1903 елда Оренбургка кайта: Гани бай Хөсәенов конторасында эшли.

1906–1907 елларда «Карчыга» сатирик журналының нашире һәм мөхәррире.

1917 елдан соң приказчик һәм конторщиклар профсоюзларын төзү белән шөгыльләнә, төрле оешмаларда хезмәт итә.

Иҗаты

Татар сәүдәгәрләренең тормышын һәм әхлагын тасвирлауга багышланган беренче «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай» (1901), «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе» (Оренбург, 1901) исемле повестьларын яза.

Язучы, геройларының үз катламнарына хас уртак сыйфатларын гына күрсәтеп калмыйча, аларның һәрберсен индивидуаль характерлар, гадәтләр белән дә баета. Геройларын мәгърифәтче күзлегеннән бәяләп, Мөхәммәдов аларның саранлыгын, наданлыгын тәнкыйтьли, укырга, белем эстәргә өнди.

Мөхәммәдовның «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай» (1905) повесте урыны белән зәһәр сатирага күчкән; нечкә юмор, ирония белән сугарылган. Язучы рус-япон сугышы барган чорда татар һәм рус сәүдәгәрләренең ялган патриотизмын көлке утына тота. «Доброволец»лар Батыргали белән Шубинны крәстияннәрдән чыккан сугышчыларга каршы куеп, автор чын баһадирларның фәкать халыкның үз сафларында үсә алганын күрсәтә. Мавыктыргыч сюжет, төгәл билгеләнгән образлар, кеше психологиясенең нечкәлекләрен яхшы белү әсәрнең популярлашуына сәбәп була.

«Хан кызы» (1908) романтик хикәясендә хан кызы Фатыйманың Иран шаһының улына – Ширин исемле әсир егеткә булган мәхәббәте тасвирлана. Егетнең исеме, геройларның очрашуын тасвирлау, вакыйгаларның алга таба үсеше укучы күңелендә урта гасырлар татар әдәбияты сюжетлары (Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»е) белән охшашлык тудыра. Бу әсәрдә Мөхәммәдов кодрәтле, ирек сөючән хатын-кыз идеалын сурәтли. Оригиналь тәмамланыш (кыю кызны кабып йоткан аллегорик аҗдаһа образы пәйда булу) хикәянең традицион укылышын (ата-ана сүзен тыңламау һәлакәткә китерә) фәлсәфи мәгънә (кешенең кимчелекләре мәхәббәт, бәхетне җимерүгә генә түгел, хәтта үтерүгә китереп җиткерергә мөмкин) белән баета.

Мөхәммәдов поэзиясендә гражданлык, публицистик мотивлар өстенлек итә («Дума членнарына», 1907; «Җир кирәк», 1907 һ.б.). «Яңа Бәдәвам» (Оренбург, 1903) сатирик шигырь керешендә автор: «Милләтебез хастадыр... Безнең хасталыгыбыз наданлыктыр. Наданлык дәвасы, әлбәттә, гыйлем вә мәгърифәт вә укудыр», — дип яза. Публицистик мәкаләләрендә Мөхәммәдов татар җәмгыятенең актуаль мәсьәләләрен күтәрә, төрле катлам халыкның демократик үзгәрешләргә карата мөнәсәбәтен яктырта, халыкны укырга өнди, татар уку йортларына реформа кирәклеге турында яза, кадимчеләрне тәнкыйтьли.

Мөхәммәдов әсәрләре аңлаешлы тел белән язылган, тексттагы чит тел сүзләренә аңлатмалар бирелгән, әйтем һәм мәкальләр киң кулланылган.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Әдәбият

Закирҗанов Ә. «Заманыбыз тәрәккыят заманыдыр...» // Казан утлары. 2005. № 5.

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX века. Казань, 1975.

История татарской литературы нового времени (XIX — начало XX веков). Казань, 2003.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина