Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1926 елда Яңа Никольский авылы кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чаллы кантоны Акташ волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 267,
1949 елда – 222,
1958 елда – 185,
1970 елда – 203,
1979 елда – 158,
1989 елда – 98,
2010 елда – 121,
2015 елда – 105 кеше (руслар).