Биографиясе

1822 ел, Чернигов губернасы — 1892 елның 28 июне, Казан.

1872–1877 елларда Дерпт университетының медицина факультетында укый.

1877–1879 елларда Фармакология институтында (Германия, Драгендорф шәһәре) эшли.

1879–1885 елларда фармацевтик химия кафедрасы приват-доценты, фармакол., диетика һәм медицина тарихы профессоры.

1885 елдан Казан университеты фармакогнозия һәм фармация кафедрасы профессоры.

Подвысоцкий, беренчеләрдән булып, университет студентлары өчен фармакологияне күрсәтмә нигездә укыту һәм практик дәресләр кертә.

Хезмәтләре фармацевтик химиягә, үсемлек матдәләрнең фармакогнозиясенә, токсикологиягә карый. «Anatomische Untersuchungen über die Zun­gendrusen des Menschen und der Saugetiere» (1878) хезмәте алтын медальгә лаек була.

Хезмәтләре

Фармакология железа (Критическое обозрение современных учений о железе и новый взгляд на врачебное его значение) // Врач. 1885. № 18–19; 21;

Справочная книга практического врача. К., 1889.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.