Биографиясе

1955 елның 21 сентябрендә Сарман районы Мортыштамак авылында туган.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1977), Химия һәм төзелеш машиналары фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү өлкәсенең Загорск шәһәре) эшли. 1980 елдан ТатНИПИнефтьтә, директор (2014). Уйлап табуга 30 дан артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Фәннәр академиясенең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1990). Дәүләт бүләге Татарстан Республикасы нефть промыселларында энергия ресурсларын саклау технологияләрен эшләү һәм сәнәгать күләмендә кулланышка кертүдәге казанышлары өчен бирелә.