Тарихы

XVIII йөзнең беренче утызъеллыгында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Барское Чулпаново исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Мария Магдалина чиркәве (1886 елдан), земство мәктәбе (1882 елдан ачыла), хастаханә (1913–1914 елларда төзелә), 2 су тегермәне, 2 тимерчелек, ярма яргыч, йон тетү йорты, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1454 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимкино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Чулпан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда – «Победитель» колхозы, 1931 елда Савиново авылында (1985 елдан Чулпан авылына кушыла) «Кызыл Чулпан» колхозы оештырыла. 1950 елда алар «Победитель» колхозына (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Заречный поселогы хуҗалыклары керә) берләштерелә. 1959 елдан – «Путь к коммунизму» (үзәк утары – Гәйтән авылы), 1985 елдан – «40 лет Победы» (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Зирекле авылы хуҗалыклары керә) колхозлары, 1994 елдан – «40 лет Победы» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чулпан» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2002 елдан – «Чулпан» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1972 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1985 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2013 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – А.З.Хәйбуллина).

Мәдәният йорты, китапханә (1933 елда уку йорты буларак ачыла, 1969 елдан клуб бинасында), участок хастаханәсе, балалар бакчасы (1986 елдан), күпфункцияле үзәк, 2 мәчет (1993 һәм 2008 еллар), гыйбадәт йорты, 1970 елларда янган Мария Магдалина чиркәве хөрмәтенә кәшәнә (2010 елдан), төзекләндерелгән мәдәният һәм ял паркы бар.

Мәдәният йорты каршында «Чулпаным» татар театры (2012 елдан), «Карлыгач» җыр сөючеләр клубы (2013 елдан), «Красны девицы» яшүсмерләр бию коллективы (2014 елдан) эшли (барысын да оештыручы – И.Ф.Гайсин).

Авылда земство хастаханәсе бинасы (Англия Кызыл Хач җәмгыятенең финанс ярдәме белән төзелә, 1915 елда ачыла, архитектура истәлеге) сакланган. Хастаханә 70 урынга исәпләнгән. Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары елларында госпиталь буларак файдаланыла. 1990 елда эшчәнлеге туктатыла, хәзерге вакытта файдаланылмый.

Күренекле кешеләре

А.А.Андронов (1963–1982) – сугышчы-интернацоналист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң). Нурлат шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1782 елда – 104 ир-ат;
1859 елда – 537,
1897 елда – 794,
1908 елда – 930,
1920 елда – 1239,
1926 елда – 1041,
1938 елда – 1171,
1949 елда – 1213,
1958 елда – 793,
1970 елда – 1678,
1979 елда – 1269,
1989 елда – 988,
2002 елда – 1141,
2010 елда – 1061,
2021 елда – 642 кеше (татарлар – 82,4%, руслар – 16,9%).