Атмосфераның составын һәм төзелешен, анда һәм җир өслегендә җылылык әйләнешен һәм режимын, дымлылык әйләнешен һәм суның фаза әверелешләрен, һава массалары хәрәкәтен, атмосферада электрик, оптик һәм акустик күренешләрне өйрәнә. Метеорологиянең төп бүлекләре: атмосфера физикасы (атмосфера күренешләренең гомуми закончалыкларын өйрәнә), синоптик метеорология (һава торышы һәм аны фаразлау алымнары), климатология (Җир шары климаты) мөстәкыйль фәннәр буларак өйрәнелә. Гамәли метеорология фәннәренә авиация метеорологиясе, космик метеорология, хәрби метеорология, медицина метеорологиясе, агрометеорология һ.б. керә.

Татарстанда метеорологиянең үсеш тарихы Казан университеты белән бәйле. 1805 елда метеорология станциясе (И.И.Запольский, Ф.К.Броннер) эшли башлый. 1812 елда аның җирлегендә Казан университетының Метеорология обсерваториясе оештырыла. Бер үк вакытта Казан уку-укыту округының метеорология челтәре булдырыла (Н.И.Лобачевский, А.С.Савельев). Казан метеорология фәнни мәктәбенә нигез салына.

1828 елдан башлап даими геомагнитик күзәтүләр алып барыла (А.Я.Купфер, И.М.Симонов, Э.А.Кнорр, В.А.Ульянин). XIX йөзнең 2 нче яртысыннан аэрологик (И.А.Больцани), синоптик (И.Н.Смирнов) метеорологиягә нигез салына. 1920–1950 елларда Татарстан климатының үзенчәлекләре өйрәнелә (П.Т.Смоляков, О.А.Дроздов һ.б.). 1950–1960 елларда сусаклагычларның метеорологик һәм гидрологик режимы, республиканың агро­климатик ресурслары тикшерелә.

1960–2000 елларда глобаль һәм региональ климат, зур масштаблы атмосфера күренешләренең динамикасы һәм энергетикасы, яңара алучан энергия чыганаклары һәм атмосфера экологиясе буенча мәсьәләләр гомумиләштерелә (Н.В.Колобов, Ю.П.Переведенцев һ.б.).

Әдәбият                  

Матвеев Л.Т. Физика атмосферы. СПб., 2000;

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: Становление, развитие, основные достижения. К., 2001.

Авторлар — Ю.П.Переведенцев, Э.П.Наумов