Биографиясе

1903 елның 27 феврале, Казан губернасы, Зөя өязе Морат авылы — 1977 елның 23 сентябре, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1931), шунда ук эшли, читтән торып уку бүлеге филиалы директоры (1932 елга кадәр).

1935 елдан Казан университетында, туфрак белеме кафедрасы мөдире (1957 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туфраклар эволюциясен һәм составын өйрәнүгә карый.

Маданов, беренчеләрдән булып, Көнчыгыш Европа тигезлегенең оборона корылмалары (XVI–XVII йөзләр Рус дәүләте, Идел-Чулман буе Болгары) һәм бронза гасыр курганнары астында калган туфракларын эзлекле өйрәнә башлый.

Маданов туфракта органик фосфатларны билгеләү методикасын эшли. Татарстан туфракларында молибден, кобальт, йод микроэлементларының күләме, таралу һәм хәрәкәтчәнлек үзенчәлекләрен билгели.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Биологическая аккумуляция марганца в почвах Волжско-Камской лесостепи и его доступность сельскохозяйственным растениям // Уч. зап. Казан. университета. 1957. Т. 117, кн. 2, вып. 2;

Вопросы палеопочвоведения и эволюции почв Русской равнины в голоцене. К., 1967 (автордаш);

Микроэлементы и микроудобрения в подзолистой зоне Русской равнины. К., 1972 (автордаш).

Әдәбият

Павел Васильевич Маданов // Почвоведение. 1978. № 3.              

Автор — А.А.Шинкарёв