Биографиясе

1939 елның 10 октябре, Кыргызстан ССР, Ош шәһәре – 1996 елның 17 августы, Казан.

Новосибирск су транспорты инженерлары институтын тәмамлый (1965). 1965–1967 елларда Новосибирск ремонт-эксплуатация базасында инженер-конструктор, мастер, механик ярдәмчесе, 1967–1969 елларда Елга регистрының Көнбатыш-Себер инспекциясендә инженер-инспектор, 1969–1970 елларда Обь пароходчылыгының сәнәгать предприятиеләренә хезмәт күрсәтү бүлегендә баш механик. 1970–1976 елларда Елга флоты министрлыгы Үзәк КБның Новосибирск филиалында стандартлаштыру һәм контроль нормалар бүлеге мөдире. 1976–1991 елларда Агыйдел елга пароходчылыгында (Уфа шәһәре).

1991–1993 елларда Казан елга порты башлыгы.

Уйлап табуга таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.