Тарихы

Авыл 1674 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Уразай, Моховой исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек; шәхси утарларда, Агыйдел елгасы пристаненда көнлекчелек, Пермь губернасы, Ижевск һәм Воткинский заводлары, Березка авылларына китеп эшләү киң тарала.

1848 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет, 1870 елда – мәктәп була. XX йөз башында 2 мәчет, 2 җил тегермәне, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2389 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1866 елга кадәр Әҗәкүл түбәсе, Гәрәй волостена, 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Уразай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Таулар” колхозы оештырыла. 1958 елда “Таулар” исеме астында 4 колхоз белән берләшә. 1994 – 2002 елларда “Таулар” кооперативлары берләшмәсе, 2003 – 2006 елларда “Таулар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

1962–1987 елларда “Таулар” колхозы рәисе булып – ТРның атказанган агрономы, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены И.З.Камалетдинов (1925–1998) эшли.

Халкы күбесенчә “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1983 – 2002 елларда урта мәктәп буларак эшли), мәдәният йорты, китапханә (Иҗтимагый үзәк бинасында, 2011 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, “Инсаф” мәчете бар (2006 елдан).

Мәктәп каршында 2 музей: төбәк тарихы (1986 елда, оештыручысы – И.М.Мирзаянов) һәм драматург Р.Ишморат музее эшли (1997 елдан).

Авылдан 2 км көнбатыштарак Пьянобор культурасына караган Уразай авыллыгы табыла. Уразай территориясендә ике Чиркәскүл культурасы торулыгы ачыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Госманов (1940 елда туган) – ветеринария микробиологы, вирусологы, иммунологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.Ф.Ишморатов (1903 – 1905) – драматург, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, ике “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 179,
1834 елда – 412,
1859 елда – 628,
1870 елда – 657,
1884 елда – 777,
1897 елда – 509,
1906 елда – 549,
1913 елда – 548,
1920 елда – 586 (Яңа Уразай авылы белән бергә),
1926 елда – 570,
1938 елда – 650,
1949 елда – 659,
1958 елда – 583,
1970 елда – 645,
1979 елда – 586,
1989 елда – 511,
2002 елда – 454,
2010 елда – 406,
2015 елда – 433 кеше (татары).