Олы затлары кеше һәм кайбер йорт һәм кыргый хайваннар эчәклегендә паразитлык итәләр (төрле авторлар мәгълүматлары буенча, кешедә 4-8 төре).

Аеруча киң тасмачалар (Diphyllobotium latum) – кеше организмында яшәүче иң зур паразит суалчаннарның (озынлыгы 2 дән 10 м га кадәр) берсе – күп таралган.

Башы 2 имгеч буразналы (ботрияле). Буынтыклары 3 тән 4 меңгә кадәр. Олы буынтыкларның киңлеге озынлыгына караганда зуррак. Һәрбер буынтыгында – гермафродит җенес комплексы, аларда тәүлегенә 2 млн күкәй җитлегә.

Тасмачаларның яшәү циклы хуҗасын алыштыруга нык бәйле. Үсеше өчен күкәйләре суга эләгергә тиеш. Алардан ирекле йөзүче личинкалар (корацидийлар) чыга, алар исә ишкәгаяклы кыслачык (1 нче арадаш хуҗа) тарафыннан йотылырга мөмкин, аның куышлыгында личинка-процеркоид җитлегә. 2 нче арадаш хуҗа – ерткыч балыклар (Татарстан территориясендә, нигездә, чуртан, налим, алабуга, кыртыш), аларның эчке органнарында процеркоидлар 5-15 мм озынлыктагы плероцеркоидларга әвереләләр.

Зарарланган, термик яктан начар эшкәртелгән яки җиңелчә генә тозланган балык ашап, соңгы хуҗа да аны йоктыра. Киң тасмачалар тудырган дифиллоботриоз авыруларының кешедә аерым билгеләре беленми, әмма эшкә яраклылыкны югалту дәрәҗәсендә аппетит көчәя яки кими.

Татарстанда дифиллоботриозлар гельминтозлар арасында 3 нче урынны алып тора, зоналы тупланыш характерында.