Биографиясе

1890 елның 14 мае, Сембер шәһәре, хәзер Ульяновск — 1975 елның 30 октябре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1914), Вятка губернасының Бемышево авылында табиб булып эшли.

1914 елдан хәрби медицина хезмәтендә.

1918 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында, 91 нче, 680 нче эвакуация госпитальләрендә эшли, 228 эвакуация госпитале баш табибе.

1921 елдан Казан университетының тире-венерология клиникасында.

1926–1931 елларда Мәскәү–Казан тимер юл поликлиникасы табиб-венерологы.

1931 елдан Смоленск медицина институтының тире-венерология авырулары кафедрасы мөдире.

1932–1938 елларда Смоленск өлкә тире-венерология институты директоры, 1935–1939 елларда Смоленск өлкә тире-венерология клиник хастаханәсе баш табибе.

1941 елдан Новосибирск медицина институтының тире-венерология авырулары кафедрасы профессоры. 1944 елдан Казан медицина институтының тире-венерология авырулары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1948–1952 елларда, уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары.

1959 елдан 2 нче Республика хастаханәсе профессор-консультанты.

Хезмәтләре тире-венерология авыруларына каршы көрәшне оештыруга, дерматозлар этиологиясен һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнүгә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Лечение сифилиса висмутом // Казан. медицина журн. 1925. № 7; 

Роль эндокринной системы в патогенезе кожных болезней // Казан. медицина журн. 1926. № 8; 

Опыт применения аутовакцинотерапии в дерматологии // Казан. медицина журн. 1929. № 7/8 (автордаш); 

Опыт изучения щелочности крови при экземе // Казан. медицина журн. 1930. № 7 (автордаш).

Әдәбият      

Профессор Николай Николаевич Яснитский // Казан. медицина журн. 1976. № 3.