Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Казан өязенең Писцовый кенәгәсе мәгълүматлары буенча, 1602–1603 елларда телгә алына.

1646 елгы мәгълүматлар буенча, авылда йомышлы яңа керәшеннәрнең – Е.И.Парфёнов, Н.Никифоров, Л.Алексеевның утарлары исәпләнә.

XVII йөз башында авылның барлык кешесе яңа керәшен булып санала. “Ведомости о наместничество Казанском” (1781–1782 еллар) Ташкирмән һәм Макаровка бер авыл буларак бирелгән, анда 181 чукындырылган татар яши.

XVIII йөз башында дәүләт крәстияннәре категориясенә күчереләләр. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балык тоту, тимерчелек, дилбегә үрү кәсепчелеге тарала.

1869 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1875 елда Халык мәгарифе министрлыгына бер сыйныфлы әҗнәби мәктәп буларак күчерелә, попечителе Макаровка авылы җир биләүчесе А.А. де Ларю була, аның акчасына 1883 елда кечкенә төркем өчен тагын бер бина төзелә.

1895–1914 елларда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча, Изге Гурий борадәрлеге һәм Үзәк керәшен мәктәбе мөдире рухани Т.Егоров башлангычы белән, А.А. де Ларю (төзелеш комитетын җитәкли), Казан һәм Зөя архиепискобы Владимир, протоиерей Иоанн Кронштадтский һәм крәстияннәр акчасына Гурий чиркәве төзелә (совет чорында ябыла; 1999 елда Барлык Казан Изгеләре хөрмәтенә изгеләндерелә; 2005 елда хәйрияче А.Дашин акчасына реставрацияләнә; псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда волость идарәсе, чиркәү, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 3 тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1975 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Макаровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный путь” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Тетеево авыллары), 1966 елдан – “Мишә” совхозы составында. 1998–2006 елларда “Мишә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Хәзер авыл территориясендә “Лаеш балык заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең “Ташкирмән балык участогы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1989 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында “Возрождение” төбәк тарихын өйрәнү музее булдырыла (2013 елдан, оештыручысы – М.Т.Сидорова).

Авылда китапханә (1937 елда уку өе буларак ачыла, 2009 елдан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында), мәдәният йорты (1933 елдан), балалар бакчасы (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1935 елдан, 2012 елдан яңа бинада), спорт мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сурэкэ” фольклор коллективы (1994 елдан, 2009 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Г.М.Сорокина) эшли.

Авылда яңа керәшен чиркәве (XIX йөз), миссионерлар мәктәбе (1870 еллар башы, А.А. де Ларю акчасына төзелә) сакланган.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла:

  • I, III һәм VIII Ташкирмән туктаулыклары (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы),
  • III, IV һәм VII Ташкирмән туктаулыклары (Казан яны культурасы),
  • V Ташкирмән туктаулыгы (неолит дәвере, Казан яны культурасы),
  • I, II, III, V һәм VI Ташкирмән авыллыгы (Имәнкискә культурасы),
  • IV Ташкирмән авыллыгы һәм каберлеге (Имәнкискә культурасы, гомумболгар истәлеге),
  • I Ташкирмән шәһәрлеге һәм каберлекләре (гомумболгар истәлеге, Имәнкискә культурасы, борынгы мордва истәлеге),
  • II Ташкирмән шәһәрлеге (“Бишек-Тау”, Имәнкискә культурасы),
  • Ташкирмән каберлеге (Имәнкискә культурасы, борынгы мордва истәлеге),
  • Ташкирмән хәзинәсе (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • I һәм II Ташкирмән табылдыклары (бронза),
  • III Ташкирмән табылдыклары (Ананьино, Азелино, Имәнкискә, культуралары һәм, ихтимал, гомумболгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

М.В.Кормачев ( 1954 елда туган) – гигиена белгече, сәламәтлек саклауны оештыручы, ТР, РФнең атказанган табибы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

М.М. Репеев (1917–2001) – хакимият эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре (1960–1966 елларда), ТАССР МС рәисе урынбасары (1963–1966 елларда), TAССPның Халык контроле комитеты рәисе (1966–1983 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда –193 ир-ат;
1859 елда – 835,
1897 елда – 1220,
1908 елда – 1341,
1920 елда – 1444,
1926 елда – 1526,
1938 елда – 954,
1949 елда – 643,
1958 елда – 634,
1970 елда – 563,
1979 елда – 584,
1989 елда – 549,
2002 елда – 552,
2010 елда – 499,
2017 елда – 530 кеше (керәшен татарлар – 83%, мөселман татарлар – 12%, руслар – 3%, башка милләтләр – 2%).