Проект-эзләнү, картага төшерү һәм тикшеренү эшләрен, җирдән файдаланучыларга тармак­ара, хуҗалыкара һәм хуҗалык эчендәге җир төзүчелек буенча тәкъдимнәр сыйфатындагы юридик, икътисади, техник һәм технологик документлар, хисаплаулар һәм тасвирламаларны эшләп тапшыруны; табигать-саклау, эрозиягә каршы чараларны; технологик, техник-икътисади күрсәткечләрне; җир төзүчелек тәкъдим иткән схемаларны гамәлгә кертү планнарын үз эченә ала.

Беренче язма межалау Россиядә XVII йөз уртасында уздырыла.

Казан губернасында җир төзүчелек

Казан губернасында Екатерина II фәрманы (1775 ел) нигезендә губерна землемеры, һәр өяздә землемерның присяжные вазифалары раслана.

Сенат фәрманы (1792 ел) нигезендә җирләрне дәүләт межалавы кысаларында Казан наместниклыгы җирләрен межалау эшләре башлана (моны Пенза шәһәреннән Казанга күчерелгән межалау конторасы башкара), бу эшләр 1802 елда төгәлләнә.

Николай I фәрманы (1838 ел) нигезендә Казан губернасында ике бүлекчәдән торган Дәүләт милке палатасы оештырыла; аларның берсе (хуҗалык буенча) казна, запастагы, халык яшәгән һәм буш ята торган җирләр һәм салым маддәләре белән идарә итү, шулай ук имана җирләрен межалау һәм бүлүне язып кую функцияләрен башкара.

1861 елгы реформа уздырыла башлагач, яңа җир төзүчелек Зөя, Казан, Лаеш һәм Спас өязләрендә алпавыт крәстияннәре файдалануында булган 73,3% мәйданда үткәрелә башлый.

Николай II фәрманы (1906 ел) белән Столыпинның аграр реформасын тормышка ашыру өчен Казан губернасында губерна (губернатор җитәкчелегендә) һәм өяз җир төзүчелек комиссияләре оештырыла, алар шактый күләмдә җир төзүчелек һәм җир бүлү эшләре башкара.

Башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы, революция вакыйгалары һәм Гражданнар сугышы реформа нәтиҗәләреннән гамәлдә файдалану мөмкинлеге бирми. Октябрь революциясеннән соң җир эшләрен Казан губерна җир комитеты (1917 ел), губерна җир идарәсе (1918 ел), Казан губерна җир эшләре бүлеге (1918–1920 еллар) алып бара.

Совет чоры

1920 елларда ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты каршында Җир төзүчелек һәм мелиорация идарәсе оештырыла. 1918–1929 елларда хуторларны, бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен бетерү, алпавыт һәм монастырь җирләрен крәстияннәргә бирү, беренче совхоз һәм авыл хуҗалык коммуналарын оештыру сәбәпле, дәүләт фонды җирләрен исәпкә алу һәм җир төзүчелек, крәстияннәр җирләрен полосаларга бүлү эшләре башкарыла.

Җир төзүчелек эшләрен Татарстанда 1932 елдан (авыл хуҗалыгын коллективлаштыру барышында) Госземтрест (Дәүләт җир эшләре тресты) белгечләре, 1933 елдан ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының Җир төзүчелек, мелиорация һәм торф идарәсе, 1939 елдан СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы Җир төзүчелек баш идарәсенең Татарстан республика җир төзүчелек һәм чәчү әйләнеше идарәсе алып бара.

1935–1936 елларда 3834 колхозда җир төзүчелек эшләре башкарыла, 3752 колхозга җирдән файдалану өчен вакыты чикләнмәгән дәүләт актлары бирелә; 1930–1940 елларда триангуляция һәм нивелирлау эшләре, мелиоратив фәнни-тикшеренүләр, МТСларга җирләр бүлеп бирү һәм аларның территорияләрен билгеләү, болын һәм көтүлекләрне геоботаник тикшерү, туфракны тасвирлау, булачак Кама гидростанциясе төзелеше белән бәйле проектлау эшләре, Казан шәһәренең Ленин районы һәм Яшел Үзән шәһәре өчен җирләр билгеләү һәм территорияне сәнәгать объектларына бирү һәм башкалар үткәрелә.

1950 еллар ахыры – 1960 еллар башында колхоз, совхоз һәм районнарны эреләндерү һәм кечерәйтү, үсемлекчелек һәм терлекчелекне интенсивлаштыру, авыл хуҗалыгын индустриаль нигезгә күчерү, җир эшләренә реформа ясау нәтиҗәсендә 1961 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгында җирдән файдалану һәм җир төзүчелек бүлеге, «Росгипрозем» институтының Татарстан җир төзүчелек экспедициясе булдырыла, башта ул «Волгогипрозем» институтының филиалы итеп, соңыннан Татарстан җир төзүчелек-тикшеренү предприятиесе, 1998 елда «Республика җир-кадастр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе (ДУП) итеп үзгәртелә.

Совет чорыннан соң

Россия һәм Татарстандагы икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә 1991 елда Татарстан Республикасы Җир ресурслары һәм җир реформасы дәүләт комитеты барлыкка килә, аңа 45 район һәм шәһәр комитетлары, шулай ук район һәм шәһәр кадастр бюролары белән аның ведомствосындагы Республика җир-кадастр үзәге кушыла. Хуҗалык эчендәге җир төзүчелек проектларын, территориаль район оешмалары һәм җир массивлары проектларын эшләү һәм җирдән рациональ файдалану турындагы башка мәсьәләләр 2002 елда Татарстан Республикасы Министр Комитеты тарафыннан Республика кадастр үзәге «Җир» АҖнә (2002 елда «Республика җир-кадастр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе җирлегендә оештырыла), Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Татарстан Республикасы буенча Җир кадастры хезмәтенә (2001 елда Татарстан Республикасы Җир ресурслары һәм җир реформасы дәүләт комитетын үзгәртеп оештыру нәтиҗәсендә барлыкка килә) тапшырыла.

Татарстанда җир төзүчелек буенча кадрлар әзерләү өчен Казан җир төзүчелек техникумы ачыла (1925 ел), ул Зөягә, аннары Югары Ослан районының Ключище авылына, соңрак Тәтеш шәһәренә (1961 елда ябыла) күчерелә; 1991 елдан җир төзүчелек буенча кадрлар Чистай авыл хуҗалыгы техникумында әзерләнә. Татарстан Республикасында җир төзүчелек үсешенә җир төзүчелек хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре А.В.Борчан, А.В.Коржец, А.М.Мөхетдинов, Т.А.Жуков, Б.Г.Лаишевский, В.В.Люлин, М.М.Кофман, И.Я.Шаталин, И.Н.Назарьев, А.Ф.Котунов, В.А.Шинкарёв, А.В.Баклашов, А.К.Дружин, А.А.Ефремов, Н.Б.Бакиров зур өлеш кертәләр.

Шулай ук кара Җирдән файдалану.

Чыганаклар

Государственный комитет Республики Татарстан по земельным ресурсам и земельной реформе. Казань, 1997;

Государственный доклад «О состоянии земель в Республике Татарстан в 2000 году». Казань, 2001.

Әдәбият

Бакиров Н.Б. Земельный кадастр Татарстана: прошлое, настоящее, будущее. Казань, 2002.

Автор – И.Н.Афанасьев