Эчтәлек

1876, Оренбург губернасы — ?

1901 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, мөселманнарга һәм мәҗүсиләргә каршы эш алып баручы миссионер.

Е.А.Малов һәм М.А.Машанов шәкерте.

1908 елдан — Казан губернасының Казан өязе халык училищесе, 1914 елдан — Киев уку-укыту округы инспекторы. Соңгы язмышы билгесез.

Хезмәтләре татар дини мәгариф тарихы, татарларда ислам, мариларда мәҗүсилек үсеше, ислам белеменә карый. «Казан татарларында конфессиональ мәктәпләр» (1916) китабында Коблов татар җәдиди мәктәпләренең торышын җентекләп сурәтли, халык мәгарифендә ислам һәм мөселман руханиларының ролен анализлый.

Хезмәтләре

Антропология Корана в сравнении с христианским учением о человеке // Миссионерский противомусульманский сборник. К., 1905. Вып. 23;

Мечты татар-магометан о национальной общеобразовательной школе. К., 1908.

Автор —  Е.В.Липаков