Биографиясе

1845 елның 25 марты, Харьков – 1927 ел, шунда ук.

Татар морзалары нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1867).

1868–1872 елларда Таврия губернасында мәхкәмә тикшерүчесе. 1872–1874 елларда  Таганрог прокуроры урынбасары, 1874–1876 елларда Нежин округ мәхкәмәсе әгъзасы, 1876–1878 елларда – Радом, 1878–1880 елларда Харьков округ мәхкәмәләре рәисе урынбасары, 1889–1894 елларда Либава округ мәхкәмәсе рәисе. 1880–1889 елларда Харьков мәхкәмә палатасы әгъзасы, 1894–1895 елларда Вильна мәхкәмә палатасы прокуроры.

1895–1899 елларда Казан мәхкәмә палатасының өлкән рәисе.

1899–1917 елларда Сенатның гражданнар кассациясе департаментында. Бер үк вакытта, 1906–1917 елларда, Россия Дәүләт советы әгъзасы. 1917–1918 елларда – Петроградта, 1918 елдан Харьковта яши.

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Левенсон М.Л. Государственный Совет. П., 1915; 

Государственный совет Российской империи: 1906–1917: Энцикл. М., 2008.

Автор – Е.Б.Долгов