- РУС
- ТАТ
Сөйрәлүчеләр коры җир экосистемасында палеозой ахырыннан (Пермь) кайнозой башына кадәр, ягъни 150 млн ел өстенлек итәләр.
Диңгезләрне (ихтиозаврлар, плезиозаврлар һәм башкалар) һәм һава мохитен (птерозаврлар, птеродактиллар) үзләштергәч, сөйрәлүчеләр мезозойда аеруча үсеш алалар. Җир өстендә һәм ярымсуда яшәүче иң зур сөйрәлүчеләрнең — динозаврларның озынлыгы 30 м га җитә. Барлык санап үтелгән мезозой сөйрәлүчеләре төркеменең үлеп бетүе мезозойдан кайнозойга күчү чорына туры килә, биосфераны аларның үсә баручы буыны — имезүчеләр һәм кошлар алыштыра.
Хәзерге сөйрәлүчеләр — бай һәм күптөрле рептилияләр дөньясының калдыклары, аларның озынлыгы 45 мм дан (хамелеон брукезия) 11 м га (анаконда еланы) кадәр. Борынгы сөйрәлүчеләрнең скелетлары тулысынча диярлек сөяккә әйләнгән. Баш сөяге белән умырткасы бер бүлтәймә ярдәмендә тоташа, аны өстән һәм ян-яктан сөяк капламы чорнап алган; чигә тирәсендә алар редукцияләшкән һәм бер яки ике чигә җәясе белән бүленгән тишемнәр хасил итәләр. Очлыклары биш бармак рәвешендә (күп кенә төркемнәрнең бармаклары яки барлык очлыклар редукцияләшергә мөмкин).
Күп кенә сөйрәлүчеләрнең (ташбакалардан кала) кабыргалары, күкрәк сөяге белән тоташып, күкрәк читлеге хасил итәләр һәм сулыш алуның кабырга тибын тудыралар. Баш мие югары төзелешле умырткалыларга караганда азрак үсеш алган, ләкин катлаулы хәрәкәт координациясен тәэмин итүче кечкенә ми үскән. 2 кан әйләнеше түгәрәге, өч камералы (2 йөрәгалды һәм 1 йөрәк карынчыгы) яки дүрт камералы йөрәк (крокодилларда). Трахея, бронхлар, күзәнәкле үпкә, күпчелегендә — бәвел куыгы, ата сөйрәлүчеләрдә (гаттерияләрдән тыш) копуляция органы (ул елан һәм кәлтәләрдә парлы) бар. Тәннәре мөгез кабырчыклар һәм калканчыклар (йомшак тәнле су ташбакаларыннан кала) белән капланган. Тире бизләре аз яки бөтенләй юк.
Сөйрәлүчеләрне 6 аскласска бүлеп йөртәләр:
Сөйрәлүчеләрнең 16 отряды үлеп беткән, 4 се (7820 төр) сакланган, алар Антарктидадан кала барлык континентларда яши. Крокодиллар һәм күп кенә ташбакалар төче сулыкларда, кайбер еланнар һәм ташбакалар — диңгездә, күпчелеге — җирдә яшиләр. Россиядә 79 төр, Идел-Кама чикләрендә — 11, Татарстан территориясендә — 8: ташбакалар отрядыннан 1 төр һәм тәңкәтирелеләр отрядыннан 7 (кәлтәләрнең — 3, еланнарның 4 төре).
Сөйрәлүчеләрнең тән температурасы күпмедер дәрәҗәдә тирәлеккә, барыннан да бигрәк, субстратка бәйле. Эчке аталану хас, кайбер кәлтә һәм еланнарда партеногенез (күкәй күзәнәгенең аталанмыйча үсүе) күзәтелә. Күпчелек сөйрәлүчеләр йомырка салып үрчи, кайберләре йомыркадан тереләй тудыручылар (бакыр кәлтәләр, тереләй тудыручы кәлтә, бакыр елан) яки тереләй тудыручылар (гади кара еланнар). Йомыркалары сарыга бай һәм кибүдән саклаучы каты известьле (мәсьәлән, ташбакалар) яки пергаментсыман (тәңкәтирелеләр) тышча белән капланган. Инкубация чоры бер айдан бер елга кадәр дәвам итә.
Буын турында кайгырту йомырка салу урынын сайлау белән бәйле (гади тузбашның — чери башлаган яфрак, тирес). Күп кенә сөйрәлүчеләр — бөҗәк ашаучылар һәм ерткычлар — умырткалылар һәм бөҗәкләрнең киң таралган төрләрен көйләүдә катнаша, җир өстендә яшәүче ташбакалар — фитофаглар, кәлтәләр — туклануда талымсыз.
Борын-борыннан кеше сөйрәлүчеләрне азык буларак (ит, йомырка), көнкүреш һәм бизәнү әйберләре (тире, панцирь) ясауда куллана.
5 төре (саз ташбакасы, бакыр кәлтә, бакыр елан, гади һәм дала кара еланнары) ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.