25 төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Африкада таралган.

 ТР территориясендә 2 төре яши. Гади кара елан (V. berus) республиканың барлык җирләрендәге урманнарда, урманлы тугайларда очрый, әмма һәр җирдә саны кими бара; дала кара еланы, яки Ренар кара еланы (P. renardi), – Спас районының җылы якка караган далаланган сөзәклекләрендә (к. «Спас»), Кама аръягы дала инешләре үзәннәрендә, Куйбышев сусаклагычы утрауларында очрый.

Гади кара еланның озынлыгы 90 см га кадәр, кара яки соры төстә. Башы яссы ромб рәвешендә, вертикаль бәбәкле. Өске казналыкның алгы читендә хәрәкәтчел көпшәсыман агу тешләре урнашкан. Дала кара еланы кечерәк (65 см га кадәр) һәм ачыграк төстә. Гади кара еланның койрык очы күбесенчә саргылт яки кызгылт төстә. Борын тишеге гади кара еланда борын калканчыгының урта, ә дала кара еланында аскы өлешендә урнашкан. Кара еланнар апрель ахыры – май башында уяна, кушылу чоры 15–20 көннән соң. Августта ана кара елан йомырка (14 кә кадәр) сала, балалары шунда ук чыга. Төнге яшәү рәвеше алып бара. Тычкансыман кимерүчеләр, бака, сирәк кенә кәлтәләр, яшь кара еланнар бөҗәкләр белән туклана. Туң җир чигеннән түбәндәрәк, җир асты сыену урыннарында, кайвакыт берничә дистәгә җыелып, сентябрьдә кышкы йокыга талалар. Тынычсызланган вакытта елан тиз генә бөгәрләнә, ысылдый һәм ачык авызы белән чагар өчен алга ыргыла. Кара еланнарның чагуы кеше өчен куркыныч. Агуы медицинада елан чагуыннан сывороткалар һ.б. кыйммәтле препаратлар (випралгин, випраксин, випратоксин һ.б.) әзерләү өчен кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Дала кара еланы