1907 елда Бирге Тияк бистәсендә пай нигезендә оешкан «Г.Гомәров һәм аның компаниясе» ширкәте буларак ачыла.

Танылган татар мәдәнияте эшлеклесе Г.И.Гомәров басмаханәсендә «Идел», «Хак», «Мизан» газеталарын, «Мәгариф», «Ислах», «Туп» журналларын бастыра.

Биредә наширләр Г.Ниязи, З.Насыйбуллин, Ф.Сөләймания, «Гайрәт» нәшрияты үз китапларын бастыра.

Китаплар татар телендә нәшер ителә.

1908–1914 елда 200 мең данә гомуми тираж белән 80 гә якын исемдә китап дөнья күрә.

Басмаларның тематикасы

Татар шагыйре И.Юманкулның «Сәда-и мәдәният», «Әдәбият» шигырь җыентыклары һәм башкалар; Я.Морадиның «Тукаев Уральскида» дигән истәлекләр китабы; Л.Н.Толстойның «Тере мәет» («Живой труп») романының татар теленә тәрҗемәсе; «Өч хикәя» дип исемләнгән төрек хикәяләре җыентыгы; гарәп һәм татар телләре буенча уку китаплары; законнар белеме буенча хезмәтләр, шул исәптән мөселманнар өчен; дини әдәбият, шул исәптән 1000 данә тираж белән догалык, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгына караган брошюралар (туфрак ашлау, йорт хайваннарының токымын яхшырту турында һ.б.).

Хөкүмәткә каршы юнәлештәге «Идел» газетасын бастырганы өчен 1914 елда басмаханә ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974;

Рахимов С. Габдрахман Гумари // Духовная культура и татарская интеллигенция: Исторические портреты. Казань, 2000.