Тарихы

Авылга 1672 елда Темников шәһәреннән күчеп килүчеләр нигез сала.

Халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, он тарттыру, балта эше, сәүдә белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 4 мәчет, 4 мәктәп, 18 сәүдә-сәнәгать үзәге эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3669,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Иске Суыксу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Кызыл сукачы» колхозы оештырыла, соңрак Нариманов исемендәге колхоз, 1935 елда Сталин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда аның составына Фрунзе исемендәге колхоз (Яңа Суыксу авылы) керә, 1956 елда «Татарстан» колхозы итеп үзгәртелә. 1991 елдан «Татарстан» күмәк хуҗалыгы, 1996 елдан «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2014 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Суыксу» нефть кудырту станциясендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгылләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,1930 елда – җидеелык, 1958 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп (1977 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1998 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – Р.Б.Җамалетдинов).

Авылда мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1969 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, 5 мәчет: беренче (1915, революциядән соң ябыла, яңадан 1990 елда ачыла), Яшел мәчет (1992 елдан), «Үзәк» (2002 елдан), «Хаҗилар» (2015 елдан), «Шәрифҗан» (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

К.Ф.Әбелханов (1901–1978) – «Татарстан» колхозы рәисе (1931– 1957 елларда), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ф.М.Гайсин (1946 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Н.С.Җамалетдинов (1950–2006) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Н.С.Сабирҗанов (1927–2010) – агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Октябрь Революциясе, II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.С.Шиһапов (1956 елда туган) – инженер-механик, машиналар төзү предприятиесе җитәкчесе, ТРның атказанган машина төзүчесе.

Халык саны

1795 елда – 1002,
1859 елда – 1385,
1897 елда – 2186,
1913 елда – 2910,
1920 елда – 2656,
1926 елда – 2637,
1938 елда – 2465,
1949 елда – 2332,
1958 елда – 2312,
1970 елда – 2324,
1979 елда – 1775,
1989 елда – 1455,
2002 елда – 1326,
2010 елда – 1133,
2015 елда – 1289 кеше (татарлар).