Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, балта эшләре һәм йон тетү, көнлекле эш белән шөгыльләнә.

Авылдан 2 км читтә А.П.Черкасов хуторы урнаша (хуҗасы Бөгелмә шәһәрендә яши).

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1104 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Үчәлле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Уразман» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Гыйззәтуллин). 1951 елда аның составына – «Ишкәй» колхозы (Тәкмәле авылы) һәм Кызыл Йолдыз поселогы колхозы, 1960 елда «Якты Күл» колхозы (Якты Күл авылы) керә.

1998 елдан «Уразман» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2009 елдан «Агрофирма «Азнакай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Агрофирма «Азнакай»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1985 елда – урта (1984 елда яңа таш бина төзелә), 2011елда башлангыч мәктәп (2014 елда ябыла) итеп үзгәртелә.

1957–2014 елларда «Ләйсән» балалар бакчасы эшли.  

Авылда мәдәният йортын, китапханәне, фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә алган җәмәгать үзәге эшли (1981 елда төзелгән мәдәният йорты бинасында).

1994 елда мәчет ачыла.

1997 елда мәктәптә төбәк тарихы музее оештырыла (нигез салучы – Г.Р.Ибраһимова). Экспозиция төбәк тарихына һәм нумизматикага багышлана. Мәктәп ябылганнан соң, музей элекке балалар бакчасы бинасында урнаша (хәзерге вакытта спорт комплексы).

Күренекле кешеләре

З.З.Сабирҗанова (1938 елда туган) – агроном-орлыкчылык белгече, Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы, ТАССРның атказанган агрономы, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты.

Халык саны

1816 елда – 83 ир заты;
1859 елда – 315,
1889 елда – 593,
1897 елда – 692,
1910 елда – 902,
1920 елда – 988,
1926 елда – 694,
1938 елда – 638,
1949 елда – 545,
1958 елда – 577,
1970 елда – 547,
1979 елда – 418,
1989 елда – 348,
2002 елда – 340,
2010 елда – 345,
2015 елда – 306 кеше (татарлар).