Биографиясе

1959 елның 18 феврале, Питрәч районы Күн авылы — 2022 елның 17 июле, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1981), Әлмәт татар драма театрына җибәрелә.

1983 елдан Татар академия театры актрисасы; бер үк вакытта, 1989–1999 елларда, театр каршындагы «Балачак» төркемен җитәкли, 1998–2001 елларда театр директоры урынбасары

2002–2005 елларда Казан шәһәр филармониясе директоры, 2011–2016 елларда Казан актёрлар йорты директоры.

Иҗаты

Р.Х.Юкачёва Зөһрә ролендә

«Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш

Зөлфия (шул исемендәге әсәр буенча, К.Әмиров), Сәрби, Зөһрә («Яшь йөрәкләр», «Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Шәмсекамәр (шул исемендәге әсәр буенча, М.Әблиев), дәртле Фирдәвес («Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», М.Гыйләҗев), энергияле, шат күңелле Саҗидә («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин) рольләрен йомшак лиризм белән башкара.

Истә калырлык аеруча зур рольләре: Гайни («Бәхетсез егет», Г.Камал), Наташа («Һаваларда йолдыз», М.Горький), Әминә («Ләйсән ире Хәсән», Ю.Сафиуллин), Сәкинә («Мирас», Г.Каюмов), Мәрфуга («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Ландыш («Суган чәчәге», И.Зәйниев).

Юкачёва башкаруында билгеле бер чор билгеләрен йөрткән социаль героиня образлары ышандырырлык гәүдәләнә: тынгысыз Саҗидә («Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...», З.Хәким), иркә, күңелсезлектән интегүче Танай («Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Н.Исәнбәт) һ.б. шундыйлардан. Мәрфуга («Саташкан сандугач», Р.Зәйдулла) ролендә актриса матур тышкы кыяфәте һәм стильле костюмнары артына исәп-хисапчыллык, прагматик акыл һәм туң йөрәклелек яшеренгән бизнес-леди образын тудыруга ирешә. Ю. театр сәхнәсендә шулай ук Айшә («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин) Руфия («Бичура», М.Гыйләҗев), Маша («Боз астында дулкын», Ә.Т.Рахманколов), Нина («Тол ханымда тукталыш», Э.Лабиш), Мәликә («Банкрот», Г.Камал), Бикә («Ут күршеләр», С.Юзеев), Зөһрә («Курчак туе», М.Гыйләҗев, Р.Хәмид), Сәвия («Мәхәббәт турында сөйләшик», И.Зәйниев), Кәтернә («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин), Клара Измайлова («Ак калфагым төшердем кулдан...», И.Юзеев) һ.б. рольләрне зур уңыш белән башкара һәм тамашачы ихтирамын казана.

Әдәбият      

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.

Автор — И.И.Илялова