Биографиясе

1874 елның 24 августы, Сембер губернасы, Сызрань өязе Сайман авылы – 1907 елның 27 августы, Оренбург шәһәре.

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, Истанбул университетында укый, Германиядә китап басу эшенә өйрәнеп кайта. Ана теленнән тыш, гарәп, төрек, рус, француз, немец телләрен яхшы белә.

Казанда бертуган Кәримовлар, 1905 елдан Оренбургта «Кәримов, Хөсәенов һәм Ко» ширкәте типографияләрендә эшли.

1906 – 1907елларда Оренбургта сатирик «Чүкеч» журналы мөхәррире. «Урал» газетасын чыгаруда Х.Ямашевка булышлык итә. Мәхмүтфуад һ.б. псевдонимнар белән чорның юмористик журналларында, «Вакыт» газетасында языша.

Иҗаты

Татар шигъриятендә революцион поэзия юнәлешен башлап җибәрүчеләрнең берсе. «Төрмәдән» (1907), «Агъладым», «Тиҗарга» («Сәүдәгәргә»), «Аһларым», «Дума һәм хөкүмәт» һ.б. шигырьләре мәгърифәтчелек, азатлык, гыйсъянчылык рухы белән сугарылган.

Публицистик мәкаләләрендә дөньяви фәннәр укытыла торган татар мәктәпләрен ачу мәсьәләләрен күтәрә. «Сиксән сигез фикърә» («Сиксән сигез хикәячек», 1902), «Талчукчылар китабы» (1908) исемле җыентыклар авторы.

Алмаев турындагы язма һәм басма материаллар ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Әдәбият

Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. Казан, 1977.

Рәмиев З. Мәхмүт Алмаев // Мирас. 1998. № 4.

Автор –  Ф.И.Ибраһимова