Сола елгасының (Казансу елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,4 км, бассейнының мәйданы 47,8 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы Торнаяз авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Әблә авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 2%.

Касыймның 0,8 км дан алып 2 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,52 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 132 мм, ташу агымы катламы 92 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,14 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.