И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габдулла Шамуков. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1909 елның 11 (24) декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Әсән авылы — 1981 елның 21 декабре, Казан.

1930 елда Уфа сәнгать техникумының театр бүлеген, 1952 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1930–1946 елларда Башкорт академия драма театры актёры; Шаһгали («Зимагурлар», С.Мифтахов), Тукай (шул исемендәге әсәр буенча, Ә.Фәйзи), Подколесин («Өйләнү», Н.В.Гоголь), Ленин («Мылтыклы кеше», Н.Ф.Погодин) кебек шактый гына зур образлар иҗат итә.

1946 елда Татар академия театрына чакырыла (Казан).

Урманче Б.И. Шамуков портреты. 1980

Кәгазь, күмер. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Г.Р.Шамуков Тукай ролендә

Шул исемле әсәр буенча, Ә.Фәйзи

Шамуков — күппланлы актёр, драматургиянең төрле жанрларында эшли, образга керү остасы, актёрларга хас сәнгатьчә чаралардан оста файдалана һәм һәр роленең төгәл пластик сурәтен гәүдәләндерү сәләтенә ия.

Татар академия театры сәхнәсендә милли, рус һәм дөнья драматургиясе әсәрләре буенча үзенчәлекле образлар галереясын тудыра: Клобуков («Диңгездәгеләр өчен», Б.А.Лавренёв, 1946), Ленин («Мылтыклы кеше», Н.Ф.Погодин, 1947) һ.б. рольләрне тормышчан һәм ышандырырлык итеп башкара. Зирәк һәм шук Труффальдино («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони, 1948), авантюрист һәм бушкуык Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь, 1949), гади һәм эчкерсез Дормедонт («Кичеккән мәхәббәт», А.Н.Островский, 1950), хәйләкәр һәм зирәк Насретдин («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, 1952, 1957), куркак һәм аумакай Балтаев («Зифа», Н.Исәнбәт, 1954), һавалы, шау-шулы һәм түбән җанлы Нуретдин («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1958) образларын иҗат итеп, актёр сәнгатьчә чаралар палитрасын гәүдәләндерә.

Милләтче Мусаның әхлакый ярлылыгын («Американ», К.Тинчурин, 1969) һәм сөйкемле Телятевның рәхимсез ялганын («Котырган акчалар», А.Н.Островский, 1962) оста ача.

Ә.Фәйзинең «Тукай» әсәре буенча куелган спектакльдә Шамуков иҗат иткән халык шагыйре образы аның иҗатын яңа баскычка күтәрә (1961). Актёр Тукайның бай рухи дөньясын тулы итеп ачуга, әдипнең дөреслек өчен карагруһчылыкка һәм наданлыкка каршы көрәштә тәвәккәллеген оста яктыртуга ирешә.

Аеруча зур рольләре — тынгысыз Купьелло («Бәйрәм кичендә», Э. де Филиппо, 1966), тәкәббер Ксанф («Кол», Г.Фигейредо, 1967), астыртын Актай («Кол Гали», Н.Фәттах, 1974), котылгысыз ялгызлык кичерүче клоун Блом («Канлы күләгәләр», Г.А.Боровик, 1975) һ.б. Шамуков иҗат иткән характерлар барысы да мөлаемлылык, романтик күтәренкелек кебек сыйфатлар белән аерылып тора.

Театрда эшләү дәверендә Шамуков бер үк вакытта Казан театр училищесендә укыта (1946–1969), тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр, мәсәлләр, актёрларга багышланган биографик очерклар, теоретик характердагы мәкаләләр яза.

А.С.Грибоедовның «Горе от ума» пьесасын, Эсхилның «Прикованный Прометей» драмасын, У.Шекспир, Ж.Б.Мольер, А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский пьесаларын татар теленә тәрҗемә итә.

Нәфис сүз остасы буларак концертларда катнаша, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый.

Г.Р.Шамуков Хуҗа Насретдин ролендә

Шул исемле әсәр буенча, Н.Исәнбәт

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Г.Р.Шамуков Ленин ролендә

«Мылтыклы кеше», Н.Ф.Погодин

Истәлеге

Казанда Шамуков 1963 елдан яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылган.

Әсәрләре    

Уңган кыз. К., 1954; 

Нәкый Исәнбәт. К., 1959; 

Мәсәлләр. К., 1964.

Әдәбият   

Гыймранова Д. Габдулла Шамуков. К., 1985; 

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986; 

Народные артисты. К., 1980; 

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство. 1957–1990. К., 2002.

Автор — И.И.Илялова