1989 елда Казанда Татарстан коммерция банкы буларак оештырыла. 1993 елдан хәзерге исемдә. «Эдельвейс Корпорейшн» АҖ — банкның иң эре акционеры. «Энергобанк» һәм аның филиаллары 10 меңгә якын корпоратив клиентка хезмәт күрсәтә, алар арасында республиканың иң алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрләр бар. Банк, башлыча, ТР икътисадының реаль секторын финанслый. 2017 елда кредит күләме 3,1 млрд сум, банкка акча салучы физик затларның акчасы 6,1 млрд сумнан артык. «Экспорт» рейтинг агентлыгы банкның тиешле дәрәҗәдә кредит бирү сәләтен раслый. Банкның активы 23,9 млрд сум (2018); нетто активы рейтингы буенча Россиядә 151 нче, ә ТРда 7 нче урында. «Интернет-Клиент», «Выписка Онлайн», «Телефакс-Клиент» һ.б. хезмәтләр кертелә. «Энергобанк» Россия һәм Татарстан банклар ассоцияцияләре, Халыкара банк системасының SWIFT телекоммуникацияләр ассоциациясе, Мәскәү банкара валюта биржасы һ.б. әгъзасы. 2018 елның 1 гыйнварына банкның устав капиталы — 2137,4 млн сум, үз капиталы — 4097,2 млн сум. 2020 елда табышы — 661,7 млн сум.                  

Автор — Ф.С.Зыятдинов