Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Масра исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1447,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Октябрь” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән Фрунзе исемендәге колхоз составына керә. 1991 елда авыл “Масра” колхозы составында аерылып чыга. 2000 елдан “Масра” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, мәчет бар.

Халык саны

1782 елда – 135 ир заты;
1859 елда – 675,
1897 елда – 694,
1908 елда – 813,
1920 елда – 989,
1926 елда – 848,
1938 елда – 688,
1949 елда – 495,
1958 елда – 459,
1970 елда – 335,
1979 елда – 313,
1989 елда – 208,
2002 елда – 191,
2010 елда – 198,
2015 елда – 186 кеше (татарлар).