Биографиясе

1856, Казан – 1895, шунда ук.

«Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр ала.

Контора хезмәткәре, хисапчы булып эшли.

К.Насыйридан төгәл фәннәр нигезен өйрәнә, йолдызларны күзәтә. Аның белән бергә татар авылларына чыгып, фольклор әсәрләре, язма чыганаклар җыя.

Г.Ильяси татар телендәге тарихи кулъязмаларны өйрәнә, алар турында Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә чыгышлар ясый.

1855 елдан бу җәмгыятьнең әгъзасы була.

1887 елда, үз мөхәррирлегендә татар телендә «Казан» газетасы чыгару өчен рөхсәт сорап, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Матбугат эшләре баш идарәсенә мөрәҗәгать итә. Рөхсәт бирелми.

Иҗаты

Г.Ильяси – татар әдәбияты тарихында беренчеләрдән булып хатын-кыз мәсьәләсен яктырткан автор.

Аның «Бичара кыз» әсәре (1887) – татар матбугатында беренче булып басылган пьеса. Әсәрдә заманы өчен актуаль булган шәхес иреге, хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокукка ия булу, татарларны укыту мәсьәләләре күтәрелә.

Әсәрнең төп героинясын – укымышлы Маһитапны – залим, карун атасы бай малае исерек Җантимергә кияүгә бирмәкче була. Маһитапның күңеленә тәрбияле, укымышлы Җанбай һуш килә. Пьесада һәртөрле яңалыкка, прогрессив карашларга каршы чыгучы тискәре типлар да бар.

Әсәр җанлы, халык сөйләменә якын тел белән язылган, персонажлар сөйләмендә диалект сүзләре дә очрый. Аерым кимчелекләре (композициясенең артык гадилеге, образларның гел бертөрле булуы, хәрәкәт җитмәү) булса да, пьеса куелган мәсьәләләрнең актуальлеге белән кызыксыну уята.

Бу әсәргә ияреп, Ф.Халиди «Рәдде бичара кыз» (1888) драмасын яза.

Г.Ильясинең «Яшь кыз вә хатынларга һәдия» (1887) исемле нәсыйхәт-публицистик рухта язылган китабы гаиләдә балалар тәрбияләү мәсьәләсенә кагыла. Бу китапның кереш сүзендә автор хатын-кызларга багышланган тагын да күләмлерәк китабын басмага әзерләве турында яза. Ләкин ул китапның язмышы билгесез.

Әдәбият

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казан, 1975.

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов