Император карамагындагы Шәрекъне өйрәнү җәмгыяте органы.

Чыгу вакыты

1912–1913 елларда Петербургта рус телендә нәшер ителә, барысы 16 саны чыга. Беренче саны 1912 елның мартында дөнья күрә. 1912 елда — квартал саен (4 сан), 1913 елда ай саен (12 сан) басыла. Россия Эчке эшләр министрлыгы башлангычында мөселманнар тормышын яктырту, ил эчендәге мөселман халыкларының милли хәрәкәтен контрольдә тоту һәм аларга чит илләрдәге диндәшләренең йогынтысын күзәтеп тору максатында нәшер ителә.

Мөхәррире итеп атаклы шәркыятьче В.В.Бартольд билгеләнә, редакция коллегиясе составына күренекле галимнәр И.Б.Крачковский, А.Н.Самойлович, А.Ф.Хащаб, А.Э.Шмидт керә. Журналда, редколлегия әгъзаларыннан кала, Шәрекъне өйрәнүчеләр: В.А.Гордлевский, Н.Н.Мартинович, А.А.Семёнов, А.Г.Туманский һ.б.ның мәкаләләре басыла. Эчке эшләр министрлыгы куйган максаттан аермалы буларак, Бартольд Россиядә исламны өйрәнүне Европа фәне дәрәҗәсенә күтәрергә тырыша.

Темалары

Академик характердагы, Россия мөселманнары проблемаларыннан ерак булган мәкаләләр дә (Шмидтның «Дин буларак ислам турында очерклар» («Очерки ислама как религии»), С.Смогоржевскийның «Алжирдагы әдәбият факультетының фәнни эшчәнлеге хакында» («Из научной деятельности словесного факультета в Алжире»), Хащабның «Хәзерге Персиянең икътисади хәле һәм аның башка илләр белән сәүдәсе» («Экономическое положение современной Персии и её торговля с прочими странами»), Бартольдның «Хәлифә һәм солтан» («Халиф и султан»), шәркыятьчеләрнең Афинада үткән XVI Халыкара конгрессы турында хисап, шулай ук Европада исламны өйрәнүчеләрнең эшләренә рецензияләр, шул исәптән венгр галиме Г.Вамбериның 20 йөз башында татарлар арасындагы мәдәни яңарышны хуплаган «Русия татарлары арасында мәдәни хәрәкәт» («Культурное движение среди русских татар», 1912, №2) мәкаләсенә җавап басыла. 1912 елда редакция исламны өйрәнүне яктыртуга багышланган басмаларга — немецчә «Der Islam» («Ислам»), инглизчә «The Moslem World» («Мөселман дөньясы»), французча «Revue du Monde Musulman» («Мөселман дөньясына күзәтү») журналларына күзәтү ясый. Журналның артык фәнни булуы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ошамый, шул сәбәпле 1913 елда Гамәли Шәрекъ академиясе (Петербург) укытучылары тарафыннан Д.М.Позднеев җитәкчелегендә яңа редакция оеша. Мәкаләләрнең күбесен авторын күрсәтмичә баса башлыйлар. Төп игътибар мөселман дөньясындагы иҗтимагый-сәяси процессларга, аларның төп юнәлешләренә һәм шәхесләренә юнәлтелә. «Панисламизм мәсьәләсенә карата» («К вопросу о панисламизме»), «Панисламизм һәм пантюркизм» («Панисламизм и пантюркизм»), «Россиядә пантюркизм» («Пантюркизм в России»), «Ике агым» («Два течения») мәкаләләрендә татар милли хәрәкәтенең либераль өлеше лидерлары буларак — Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, З.Камали, Р.Ибраһимов, М.Бигиев, консерватив өлеше буларак «Дин вә мәгыйшәт» газетасы редакциясе күрсәтелә. Мәкаләләрдә Җ.Вәлиди, Й.Акчура, Г.Ибраһимовның пантюркизмга үзенчәлекле карашлары яктыртыла. Татарлар арасында исламдагы реформаторлык хәрәкәтенең идеологлары буларак М.Бигиев, З.Камали исемнәре атала. Реформаторлык тенденциясе татар матур әдәбиятында да күзәтелә. «Мөселман вакытлы матбугаты» бүлегендә Россия, Төркия, Мисыр матбугатына күзәтү дә ясала. Төп игътибар татар вакытлы матбугатына бирелә («Ак юл», «Бәянелхак», «Вакыт», «Дин вә мәгыйшәт», «Идел», «Кояш», «Мәктәп», «Нур», «Сибирия», «Хокук вә хәят», «Шура», «Йолдыз»), алардагы мәкаләләр Россия мөселманнары тормышын өйрәнүдә төп чыганак булып тора. Редакция Россия Эчке эшләр министрлыгының мөселман дини оешмаларын үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырырга җыену хәбәренә карата татар матбугатының фикерләрен анализлый. Саннан-санга Россия мөселман уку йортларындагы вазгыятькә күзәтү рәвешендә «Русия мөселманнарында мәктәп мәсьәләсе» мәкаләләр сериясе басылып бара. Татар матбугатындагы мәкаләләрне тикшерү нигезендә журналда мөселман җәмгыятендә хатын-кызларның хәле үзгәрү, аларның тигез хокуклылыкка, белемгә, иреккә омтылу тенденциясе билгеләп үтелә. Чит ил тематикасында үзәк урынны Россия мөселманнарына йогынтысы үсү һәм Балкан мәсьәләсенең киеренкеләнә баруына бәйле рәвештә Төркия алып тора. 1913 елда «Мөселман китап елъязмасы» рубрикасында гарәп, авар, казакъ, кумык, кыргыз, татар һ.б. телләрдә басылган яңа китаплар турында Матбугат эшләре буенча баш идарә нәшер иткән «Китап елъязмасы» өзекләр биреп бара. Журнал, акча белән тәэмин ителмәү сәбәпле, басылудан туктый.

Әдәбият    

Хайрутдинов Р.Р. «Мир ислама»: Из истории создания журнала // Мир ислама. 1999. № 1/2.

Автор — Р.А.Айнетдинов