Эчтәлек

Шәригать кешеләрнең Аллаһка, бер-берсенә мөнәсәбәтләренең төрле формаларын җайга сала һәм аларны үтәмәгән очракта Илаһның җәза дәрәҗәсен аңлата. Ислам тәгълиматы буенча, шәригать принциплары Аллаһ тарафыннан билгеләнгән. Алар Мөхәммәд пәйгамбәргә вәхи белән иңдерелгән.

Шәригать Коръәндә, Сөннәдә һәм башка күренекле илаһият галимнәренең хезмәтләрендә бәян ителгән «Илаһи канун» булып исәпләнелә.

Шәригатьне гамәлгә кертү Гарәп хәлифәлегендә 7–12 йөзләрдә формалаша башлый. Аның нигезләмәләре яшәү нормаларын чагылдырган мөселман хокукы — фикъһ өчен чыганак була.

Шәригать кушканнарны берничә категориягә бүлергә мөмкин:

  • Аллаһка буйсыну белән бәйле гамәлләр (шул исәптән биш тапкыр намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу һ.б.);
  • кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр (сәүдә-икътисад, социаль-мәдәни, гаилә-никах, этика, гигиена һ.б.);
  • хокук бозуларга карата җәза куллану.

Шәригать буенча мөселман гамәлләре 5 категориягә бүленә:

  • барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл (мәсәлән, намаз);
  • кирәкле булган (мандуб) — үтәлмәгән очракта җәза бирелми торган яхшы гамәлләр (өстәмә ураза тоту, Коръәнне күчереп язу һ.б.);
  • рөхсәт ителгән (җаиз), әмма макталмый да, хурланмый да торган гамәлләр (ашау, йокы, өйләнү һ.б.);
  • начар күрелгән (мәкруһ) — бу тормышта да, үлгәннән соң да хупланмый, ләкин җәза бирелми торган эш-гамәл (ислам кагыйдәләрен үтәгәндә саксызлык күрсәтү, башка диндәге кеше белән никах һ.б.);
  • тыелган гамәл (мәхзур) — моның өчен мөселманга бу тормышта да, үлгәч тә җәза бирелә (Аллаһтан башка кемгәдер яки нәрсәгәдер табыну, кеше үтерү, исерткеч куллану, комарлы уеннар уйнау, процентка акча биреп тору һ.б.).

Сөннилектә шәригатьнең 4 юнәлеше бар: мәлики, хәнбәли, хәнәфи һәм шәфигый.

Шигыйләр мәзһәбендә зәедиләр һәм җәфарилар мәктәпләре бар.

Хәзерге мөселман Илаһият гыйлеме һәм ислам тәгълиматында шәригать 5 принципка нигезләнгән гомуми канун буларак тәкъдим ителү күзәтелә: гомернең, диннең, гаиләнең, интеллектуаль кыйммәтләрнең һәм мөлкәтнең кагылгысызлыгын саклау.

Кайбер мөселман илләрендә (шул исәптән Согуд Гарәбстанында, Фарсы култыгы дәүләтләрендә) шәригать законнар кабул итүдә төп чыганак булып тора.

Татарстанда татарлар шәригать кагыйдәләрен туганлык мөнәсәбәтләрендә, гаилә-никах, җирләү-искә алу йолаларында һәм кайбер иҗтимагый тормыш аспектларында (кара Мөселман бәйрәмнәре) үти.

Әдәбият   

Саматов Г.Г. Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр: 3 китапта. К., 2005– 06; 

Ибн Хаджар Аль-Аскалани. Булюг Аль-Марам. Достижение цели в уяснении основ Шариата. М., 2008; 

Мухаммад-Юсуф Мухаммад-Седик. Права человека в исламе. М., 2008; 

Керимов Г.М. Шариат: Закон жизни мусульман: ответы Шариата на проблемы современности. СПб., 2009; 

Маргинани Б. Хидоя: В 4 т. М., 2010; 

Zubaida S. Law and power in the Islamic world. N.Y., 2004.