Арбузовлар нәселен нигезләүче – Александр Ерминингельдович Арбузов.

Аның балалары: Борис Александрович Арбузов.

Ирина Александровна Арбузова

Ирина Александровна (1905 елның 19 октябре, Казан – 1989 елның гыйнвары, Мәскәү), химия фәннәре докторы (1965).

1929 елда Казан университетын тәмамлый. 1930 елдан Ленинградта, Пластмассалар фәнни-тикшеренү институтында. 1942 елда Казанга эвакуацияләнә һәм СССР Фәннәр академиясенең Органик химия фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1944 елдан Ленинградта, СССР Фәннәр академиясн Органик химия институтының синтетик сумалалар лабораториясендә. 1948 елдан оештыруда үзе актив катнашкан Югары молекуляр кушылмалар институтында, 1958–1969 елларда күп функцияле кушылмаларны синтезлау группасы мөдире, 1969–1979 елларда оптик үтә күренмәле термочыдам полимерлар лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеген фосфорорганик кушылмаларны өйрәнүдән башлый («О фосфиновых кислотах, содержащих асимметричный фосфор». Журнал Российского физико-химического общества, 1929. № 61). Аннан соңгы тикшеренүләре югары молекуляр кушылмалар химиясенә багышлана.

И.А.Арбузова глицидилметакрилат, дивинилацетальләр, күп функцияле кушылмалар полимерлашуы, тулыланмаган кислота эфирларының цикллап полимерлашуы, метилолметакриламидның катлаулы эфирлары сополимерлашуы; реакциягә сәләтле полимерларны синтезлау, полимерларда эпоксид боҗрасының карбоксил группаларга кушылуы реакциясе буенча хезмәтләр башкара. Ереванда җитештерүгә кертелгән винилацетат синтезының гетероген-контактлы ысулын эшли. Гидрофиль полимерлар табу һәм клиник куллану буенча Архангельск медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире С.Н.Фёдоров белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә 1978 елда күз күрүен төзәтү өчен комбинацияләнгән контактлы линза ясала, ул 1986 елдан Дзержинск шәһәрендә җитештерелә.

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә;

Юрий Александрович Арбузов

Юрий Александрович (1907 елның 10 июле, Люблин губернасы Ново-Александрия шәһәре – 1971 елның 1 июне, Мәскәү), химия фәннәре докторы (1953).

Казан университетын тәмамлый (1930). 1932 елдан Мәскәү университетында.

Хезмәтләре чиксез углеводородлар катнашындагы катлаулы органик синтезга карый. Олефин углеводородларының термик таркалуын, тулы булмаган циклик кушылмаларның контактлы изомерлашуын өйрәнә. Диен углеводородларының нитрозокушылмалар белән реакцияләрен; глиоксилат кислотасы эфирлары, карбониль кушылмалар, молекуляр кислород, гетероатомлы диенофиллар белән диен синтезы; тетрациклин синтезын реакцияләрен тикшерә; ен һәм моноен синтезын (карбониль кушылмалар белән) өйрәнә.

Аневринның химик табигате, майлар рәтендәге диазокушылмалар катнашында яңа синтезлар, антирахит витаминнары химиясе, Е витаминының химик табигате турындагы мәкаләләре «Успехи химии» журналының 1937 (т.6, чыг. 10); 1938 (т.7, чыг. 4,8); 1939 (т.8, чыг.1) еллардагы басмаларында урын ала.

Арбузовлар Казанның Арча кыры зиратында җирләнгәннәр.