- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл.Тож елгасының югары агымы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 28 км төньяктарак урнашкан
XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Лубяной Мост исеме белән дә мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек-киез басу һәм тукучылык кәсепчелеге тарала.
1897 елда земство училищесы ачыла (укытучы Г.И.Андреев тәкъдиме белән Глухово авылыннан күчерелә; 1903 елда яңа бина төзелә; сакланган).
ХХ йөз башында авылда земство училищесы, 2 тегермән, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1210,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.
2000 елдан авылда “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2005 елга кадәр – китапханә эшли.
А.А.Захарова (1950 елда туган) – “Серп и молот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе (1988 елдан), ТАССРның атказанган икътисадчысы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.