Биографиясе

1854 ел — 1933 елның 31 марты, Казан.

Казан руханилар академиясен тәмамлый.

1892–1918 елларда Благовещение кафедраль соборының ачкыччысы, соңрак протоиерее, башлыгы, бер үк вакытта хосусый миссионерлык ятимханәсе җитәкчесе була.

1918 елның сентябрендә акгвардиячеләр белән Казаннан китә, ләкин тиздән әйләнеп кайта һәм Ярославль могҗиза тудыручылар чиркәвендә эшли.

Хезмәтләре борынгы чиркәү ядкәрләренә, православие архитектурасы истәлекләренә, шул исәптән Казандагы Благовещение соборына, Зөядәге монастырьлар һәм храмнар тарихына карый.

Хезмәтләре     

Первоклассный мужской Успенско-Богородицкий монастырь в г. Свияжске Казанской губернии. К., 1906; 

Город Свияжск Казанской губернии и его святыни: Ист.-археол. очерк. К., 1907.

Әдәбият      

Елдашев А.М. Утраченные монастырские некрополи Казани: XVI — начало XX вв. К., 2008.