Эчтәлек

Су бабасы тирән сулыкларда гына яши. Үзен борчыганны, үртәгәнне, яшәгән урыны янына якын килгәнне өнәми. Аны борчысалар, ул шунда ук рәхимсезлеген күрсәтә, суда давыл куптарып, чоңгылга тартып алырга мөмкин.

Су бабасын тынычландыру өчен корбан бирергә, суга он һәм тоз катыштырып салырга кирәк дип ышанганнар. Он катыш тоз, су бабасы яши торган сулыкларда коенгач, тәндә барлыкка килгән яра һәм сулы шешләрне бетерә, имеш. Яраларга тоз-он сипкәндә, өч тапкыр «Каян чыктыгыз, шунда югалыгыз», – дип кабатлаганнар.

Әдәбият

Насыйри К. Казан татарларының тормышында Ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр // Сайланма әсәрләр. Казан, 1975. 2 т.

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.