Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән – 42 км, Чаллы пристаненнан 108 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Тимашево авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы, 1963 елның 4 гыйнварыннан – Әлмәт районы, 1963 елның 27 августыннан Азнакай районы Әгерҗе авыл советы составында.

Халык саны – 112 кеше (1930 ел, руслар), 56 кеше (1956 ел, руслар), 40 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый, 1960 елларның икенче яртысында юкка чыга.