Эчтәлек

XVIII йөздә яши.

Казан губернасының Мәмәт Пустоше авылы (хәзер Саба районының Байлар Сабасы авылы) крәстияне.

1740 елларда Казан губернасы татарларыннан беренчеләрдән булып хакимиятнең Оренбург краена «килергә, төпләнергә, яшәргә, сәүдә итәргә һәм төрле кәсепләр белән шөгыльләнергә» чакыруына кушыла.

П.И.Рычков хәбәр итүенчә, Хәялин хакимияткә күченүчеләрне Казан губернасының «сәүдә эшендәге хәлле татарлары» арасыннан «эзләп табарга» вәгъдә итә. Алар өчен Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта Каргалы елгасы буенда җир бүлеп бирелә, 1744 елда шунда башта Сәет бистәсе дип аталган (Хәялин исеме буенча) торулык нигезләнә; соңыннан ул Россия белән Урта Азия арасындагы транзит сәүдә үзәгенә әверелә. Хәялин үтенече буенча күченүчеләр рекрутлык бурычыннан азат ителәләр, аларга мәчет төзү хокукы бирелә.

Хәялин старшина булып билгеләнә һәм бистә белән идарә итә.

Шулай ук кара Каргалы бистәсе.

Әдәбият     

Рычков П.И. Топография Оренбургской губернии. Оренбург, 1887; 

Искандаров Р., Искандаров А. Сеитов посад: Очерки по истории Оренбургской (Татарской) Каргалы. К., 2005.

Автор — И.Р.Вәлиуллин