Эчтәлек

Су иясе борынгы су культы белән бәйле.

Су иясе сулыклар булган һәр җирдә бар дип саналган; аның яшәү урынына керү төптә, таш астында, имеш.

Су иясе кеше кыяфәтенә керергә мөмкин. Бик бай. Базар буйлап йөреп, тәм-том һәм җиләк-җимеш сатып ала.

Суда шаяра, шау-шу куптара. Берәр кешегә ачуланса яки үпкәләсә, аңа зыян китерергә, балыкларны куып алып китәргә, су тегермәннәренә зыян салырга, малларны, кешеләрне суга батырып үтерергә мөкин.

Су иясенең күңелен күрер өчен, беренче тапкыр су алыр алдыннан елга яки күлгә тимер акча, тасма яки сакалдан бер төк тартып алып салырга кирәк.

Су иясе ир-ат затына (су бабасы) һәм хатын-кыз затына (су анасы) аерыла.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.