Биографиясе

1917 елның 15 ноябре, Самара губернасы, Бозаулык өязе Алексеевка авылы – 1978 елның 28 марты, Ульяновск шәһәре.

КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1944).

1944–1953 елларда Куйбышев өлкәсе Таволжск МТСы политбүлеге газетасы хезмәткәре, район газетасының җаваплы сәркәтибе, ВЛКСМның Оренбург өлкә комитеты инструкторы һәм секретаре, шулай ук КПСС Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге инструкторы булып эшли.

1953–1963 елларда – «Советская Татария», 1963–1971 елларда – «Новгородская правда», 1971–1978 елларда – «Ульяновская правда» газеталарының баш мөхәррире.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор – Ш.Н.Мулаянов