1919 елда Мортаза авылыннан (хәзер Баулы районында) чыгучылар тарафыннан нигез салына (башка мәгълүматлар буенча – 1921 елда).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән Бөгелмә районнарында.

Хәзер Иске Исаково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Красная звезда” колхозы оештырыла, 1936 елда “Тигез басу” колхозы итеп үзгәртелә, 1951 елда – “Заря” (Иске Исаково авылы), 1960 елда берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (Иске Исаково авылы) составына керә.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1920 елда – 84,
1926 елда – 143,
1938 елда – 197,
1949 елда – 226,
1958 елда – 173,
1970 елда – 121,
1979 елда – 71,
1989 елда – 42,
2002 елда – 27,
2010 елда – 14,
2015 елда – 15 кеше (татарлар).