Эчтәлек

Биографиясе

1954 елның 9 ноябрендә Саба районы Ике Басу Арташ авылында туа.

1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1977 елдан Саба урман хуҗалыгында: агач эшкәртү цехы мастеры, 1979 елдан Курса һәм 1983 елдан Сабабаш урман хуҗалыкларында урманчы.

Дәүләт бүләге «Урман кискәндә урман байлыгын саклап калуны, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агач материалларын эшкәрткәндә алдынгы ысуллар куллануны оештыру. Саба урман хуҗалыгында чыршы үстерү стадияләрен тизләтүне гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.