Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Башта удмуртлар килеп урнаша, соңрак алар авылдан татарлар тарафыннан кысрыклап чыгарыла.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп була. Авыл җәмәгатенең имана җире 254,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Бучирмә (Березняк) авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Асыл план” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1952–1961 елларда “Яшел тау” авыл хуҗалыгы артеле эшли (Аман-Оштырма авылы). 1961 елдан –“Алга” колхозы (Березняк авылы), 1993 елдан – “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Алга” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәдәният

Авылда китапханә эшли, соңрак Березняк авылына күчерелә. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1748 елда – 12,
1782 елда – 13 ир-ат;
1859 елда – 119,
1897 елда – 150,
1908 елда – 182,
1920 елда – 190,
1926 елда – 212,
1938 елда – 213,
1949 елда – 219,
1958 елда – 152,
1970 елда – 75,
1979 елда – 21,
1989 елда – 5,
2002 елда – 4,
2010 елда – 2,
2017 елда – 2 кеше (татарлар).