Биографиясе

1879 елның 7 (19) декабре, Чистай өязе Яңа Әмзә авылы — 1920 елның көзе, Казан.

М.Һадиевның сеңлесе.

Өйдә белем ала, Казанда абыйсында һәм М.Барудиның кыз балалар мәктәбендә укый.

Кыз балаларны укыту хокукын 1911 елда Оренбург Мөселман Диния нәзарәтенән ала. 1895 елдан Сембер губернасының Карсун өязе Гурьевка авылындагы К.А.Акчурин фабрикасы каршындагы татар кыз балалар мәктәбендә укыта, 1896 елдан Казанда М.Баруди мәктәбендә.

1904 елда үзенең рәсми булмаган Хөсәения Ләбибә мәктәбен нигезли, 1910 елда ул Казанның зур татар кыз балалар уку йортына әверелә.

Җәдитчелекне, мәктәпләрдә дөньяви фәннәр, шул исәптән рус телен укытуны актив яклый.

Әдәбият     

Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. К., 2003; 

Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! Джадидизм и женское движение. К., 2006.