Тарихы

1654 елдан Мамкеево авылы буларак, XVII йөзнең икенче яртысыннан Мамкейка Тарабаева исеме белән мәгълүм.

1720 еллардан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 3 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 859,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Зур Аксу авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Молотов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Н.Кондрашкин), 1948 елда “Восход” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда – “Прогресс” колхозы, 1964 елда Горький исемендәге колхоз (Зур Аксу авылы) составына керә, 1991 елда “Заря” колхозы (Чуаш Бизнәсе авылы) булып аерылып чыга, 1994–2010 елларда – “Заря” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Чуаш Бизнәсе” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда 1 нче баскыч мәктәп ачыла, 1923 елда – башлангыч, 1954 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1985 елда – тулы булмаган урта, 2009 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елда яңа бина төзелә).

Авылда клуб, китапханә (2015 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә Болгар чоры археология истәлеге табыла: Чуаш Бизнәсе шәһәрлеге, ул бер вал, урыны белән ике вал – оборона сызыгы белән әйләндереп алынган, Чуаш Бизнәсе авыллыгы.

Халык саны

1859 елда – 487,
1897 елда – 853,
1913 елда – 1024,
1920 елда – 990,
1926 елда – 1200,
1938 елда – 1034,
1949 елда – 896,
1958 елда – 991,
1970 елда – 868,
1979 елда – 989,
1989 елда – 516,
2002 елда – 496,
2010 елда – 520,
2018 елда – 481 кеше (чуашлар).