Биографиясе

1938 елның 1 июле, Арча районы Казанбаш авылы – 2010 елның 1 ноябре, Казан).

Рус телендә язган.

Казан университетының геология факультетын (1962), М.Горький исем. Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (1975, Мәскәү) тәмамлый.

Геолог буларак Удмуртия, Киров өлкәсе, Көньяк Урал, Кемерово өлкәсендә эшли.

1966–1972 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

Иҗаты

Беренче фәлсәфи-лирик хикәяләре 1959 елда «Молодая гвардия», «Смена», «Сельская молодежь» журналларында басыла.

Д.Вәлиевнең таланты бигрәк тә драматургия өлкәсендә ачыла. «Намус хөкеме» («Суд совести», икенче исеме «Охота к умножению», 1971; татар теленә Г.Ахунов тәрҗемәсе) дип аталган беренче драмасы интеллигенция һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең җитди әхлакый-этик проблемаларын күтәрә.

«Тормыш бүләк итәм» («Дарю тебе жизнь», 1972, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге, 1976; татар теленә М.Харисов тәрҗемәсе) исемле фаҗигале хроникасы аеруча зур уңыш казана. Пьеса Казан Зур драма театрында, М.Н.Ермолова исем. Мәскәү драма театрында һәм тагын илнең 50 дән артык театрында уйнала.

«Диалоглар» («Диалоги», 1976; татар теленә Х.Сәлимҗанов һәм З.Садыйкова тәрҗемәсе), «Бистә әүлиясе» («Пророк из казанского Заречья», 1977; татар теленә Н.Дунаев тәрҗемәсе), «1887, яки тәңребез бер – хөррият» («Казанский университет», икенче исеме «1887», 1979; татар теленә М.Харисов тәрҗемәсе), «Кеше эзлим» («Ищу человека», 1985) һ.б. пьесалары Казан, Мәскәү, Ташкент, Минск һ.б. шәһәрләрнең профессиональ сәхнәләрендә уңыш белән бара.

Аерым пьесалары татар, белорус, украин, чех, болгар, әзәрбайҗан һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Проза әсәрләрендә Д.Вәлиев фәлсәфи мәсьәләләргә зур игътибар бирә. «Старики, мужчины, мальчишки» (1975), «По вечному кругу» (1981), «Стук резца по камню» (1988), «Портрет Дон Жуана» (2003) китапларында автор тормышның фәлсәфи нигезләренә, әхлак мәсьәләләренә, кеше тормышының мәгънәсе проблемаларына аеруча зур игътибар бирә.

«Астральная любовь» (1999) романында реаль, романтик һәм мистик планнар тыгыз үрелеп бара.

«Уверенность в Невидимом» (т.1–2, 2002) китабына кергән «Истина одного человека, или Путь к Сверхбогу» (1993) әсәрендә, «Третий человек, или Небожитель» (1994) дигән роман-эсседә, «Мысли о Едином» язмаларында автор фәлсәфи яктан яңа дин, Өстеналла дине концепциясен тудыра.

Д.Вәлиев фикеренчә, төп дөньяви диннәр әкренләп саегып, бетүгә йөз тоталар, алар урынына яңа, барлык расалар һәм милләтләр кешеләрен берләштергән бөтендөнья дине килергә тиеш.

Соңгы елларда язылган «Портрет Дон Жуана» (2003), «Чужой» (2007) проза әсәрләренә дә фәлсәфи киеренкелек хас.

Бүләкләре

Д.Вәлиев 1973, 1979, 1981 елларда өч мәртәбә Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз милли драматургия конкурсларында лауреат исемен ала («Пәйгамбәр һәм шайтан» – «Пророк и черт», 2005, пьесалар җыентыгы). ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1976).

Әдәбият

Галеев Б. Неверующий Диас // Литературное обозрение. 1989. № 4.

Миндубаев Ж. Один под огнём // Литературная газета. 1991. 11 дек.

Диас Валеев – анализ творчества. Казань, 1996.

Автор – Р.Ә.Мостафин